news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ике балыкчы боз астына китеп үлгән

Коткару-эзләү операциясе ике көн дәвамында барган.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Минзәләдә ике балыкчы боз астына киткән. Коткару операциясе ике көн дәвамында барды, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Елгада ир-ат батуы турында хәбәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына алдагы көнне 15 сәгать 58минутта алынган.  Коткаручылар шунда ук фаҗига урынына чыккан. Батучы ир-атлар тавышын ишеткән кеше коткаручыларга ярдан 300 метр ераклыктагы урынны курсәткән. Шул урынга баулар, баскыч, таяклар белән юнәлгәннәр. Боз ватылып коткаручылар да суга төшә башлагач, җитәкчеләре тарафыннан операция туктатылган. Эзләүләр дүшәмбе көнне дәвам иткән. Бераз вакыттан соң коткаручыларга кушылган водолазлар ике метр тирәнлектә ике балыкчы мәетен табып алган. Аларның 1938 һәм 1987 елгы Минзәлә кешеләре икәнлеге ачыкланган.

Алданрак Тукай районында баткан 70 яшьлек балыкчы Николай Бельскийның үле гәүдәсе елгада ярдан 50 метр ераклыкта Ильичевка бистәсе тирәсендә табылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100