news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ике бала сөрем газы белән агуланган

Азнакайда Нефтьчеләр урамындагы йорттагы фатирларның берсендә апалы-энеле туганнар сөрем газы белән агуланган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

13 яшьлек малай белән 15 яшьлек кызны хастаханәгә китергәннәр, аларга ярдәм күрсәтелгән. Бу вакытта өйдә балаларның әнисе һәм әбисе булган, өченче бала урамда йөргән.

Күзәтчелек ведомствосы профильле белгечләр белән бу хәлнең сәбәпләрен ачыклаячак, шулай ук йорт эчендәге газ җиһазын кулланганда иминлек тәэмин итү турындагы закон үтәлешенә бәя бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot