news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ике бала каты пешкән, аларны хастаханәгә китергәннәр

Балалар республика клиник хастаханәсенә ике бала китерелгән, алар каты пешкән.

«Ике яшьлек бала духовка шкафының ишегенә менгән, плитә авышкан һәм аның өстенә кайнар аш шулпасы түгелгән. Баланың тәненең 31 процентына зыян килгән», дип сөйләделәр клиниканың матбугат хезмәтендә.

Ә 8 яшьлек бала өйдә ингаляция ясаганда пешкән, ул кайнар су салынган резервуарны өстенә түккән.

Балалар республика клиник хастаханәсендә ата-аналарны үз балаларына игътибарлы булырга һәм куркыныч тудырмаска өнди.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100