news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ике бала һәм бер өлкән кеше җиңел машиналар бәрелешендә зыян күргән

Югары Ослан районында булган юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән, дип хәбәр итте «Татар-информ»га вакыйганың шаһитлары.

Яр буе Морквашы авылы янында Hyundai һәм Haval маркалы ике машина бәрелешкән.

Табиблар юл-транспорт һәлакәте булган урыннан ике бала һәм бер өлкән кешене хастаханәгә алып киткән. Вакыйганың детальләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot