news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ике айлык бала үлгән: хокук саклау органнары тикшерү уздыра

Фаҗига республиканың Алексеевск районында булган

 (Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ", Светлана Белова). Бүген төнлә Алексеевск районы Ялкын авылында ике айлык бала үлгән. "Татар-информ" агентлыгы кулланган мәгълүмати чыганакта билгеләнгәнчә, бала янына ашыгыч ярдәм машинасы килгәндә, ул инде җан биргән була. Медиклар аның үлемен раслаган.

Хәзерге вакытта бала үлеме факты буенча тикшерү бара. Аны үлемгә китергән сәбәпләр ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot