news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ике ай эчендә 5,246 миллион тонна нефть чыгарылган

2009 елның гыйнвар-февраль айларына карата үсеш 0,6 процент тәшкил итә

(Казан, 3 март, “Татар–информ”, Әнвәр Маликов). Татарстанның нефть компанияләре 2010 елның февраль аенда 2487,7 мең тонна “кара алтын” чыгарган, бу 2009 елның февраленә карата 100,4 процент тәшкил итә. 2 ай эчендә 5246,3 мең тонна нефть чыгарылган, узган елның шул чорына карата үсеш 0,6 процент. Бәйсез нефть компанияләре тарафыннан 1063,9 мең тонна “кара алтын” табылган, бу 2009 елның гыйнвар-февраль айларына караганда 0,4 процентка артык.
“Татнефть” ААҖ февральдә 1984,5 мең тонна нефть чыгарган, бу 2009 елның февраленә карата – 100,5, план күрсәткеченә карата 101,9 процент тәшкил итә. Компаниядән хәбәр итүләренчә, агымдагы елның ике аенда 4182,4 мең тонна “кара алтын” (планнан тыш – 76,8 мең тонна) табылган, бу 2009 елның гыйнвар-февраль айларына карата 100,7 процент дигән сүз.
Ике ай эчендә 114,2 мең метр (2009 елның гыйнвар-февраль айларында – 109,2 мең метр) җир борауланган, шуның 97,4 мең метры (моннан бер ел элек – 99,1 мең метр) – “Татнефть” ААҖ өчен. Шул исәптән, эксплуатация максатыннан – 93,2 мең, разведка ясау максатыннан 4,2 мең метр җир борауланган. Заказчыларга 71 скважина (2009 елның гыйнвар-февраль айларында – 45) төзеп тапшырылган, шуның 37 се (32) – “Татнефть” ААҖ өчен.


news_right_1
news_right_2
news_bot