news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ике автомобиль бәрелешкән, пассажир тереләй янып үлгән

Бүген Татарстанның Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәте фаҗига белән тәмамланган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстанның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Фаҗига Чаллы-Әлмәт юлының 80нче колометрында булган. Якынча мәгълүматлар буенча, Зил автомобиле йөртүчесе борылу өчен туктаган, шул вакытта аның артыннан килгән Lexus коймага зыян китереп, йөк машинасын узып китәргә булган. Чит ил машинасы артыннан хәрәкәт иткән «Лада Гранта» Зилга килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә ике автомобиль дә яна башлаган.

Ведомствода хәбәр итүләренчә, «Лада Гранта» автомобильнең пассажиры урында ук үлгән. Ә йөртүчесе һәм тагын ике пассажиры җәрәхәтләр алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot