news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ике автомобиль бәрелешкән, ике кеше үлгән

Бүген Татарстанның Чистай районында ике автомобиль катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгән. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Якынча мәгълүматлар буенча, Toyota автомобилен йөртүче тизлеген арттырган, каршы як полосага чыккан һәм «Лада» автомобиле белән бәрелешкән.

Авариядә «Лада» автомобиле йөртүчесе һәм пассажиры үлгән.

Автоинспекторлар юл хәрәкәтендә катнашучыларны юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә өнди.

news_right_1
news_right_2
news_bot