news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ике автомобиль бәрелешә, ике йөртүче дә исерек була

Кичә кич Азнакайның Ленин урамында юл-транспорт һәлакәте була.

Татарстанда ике автомобиль бәрелешә, ике йөртүче дә исерек була

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Азнакай үзәгендә ике җиңел машина бәрелешкән. Аларның һәркайсының руль артында исерек шофер утырган. Бу хакта «Маяк» газетасы хәбәр итә.

Кичә кич, 26 октябрьдә, «Лада» машинасы югары тизлектә «Шкода»га килеп бәрелә. «Шкода» юлдан тротуарга «оча». Ике машинадагы шоферларның да исерек булуы ачыклана. «Лада» шоферы юл-транспорт һәлакәтеннән соң кача. Бераздан аны тоткарлыйлар.

Авариядә «Лада» пассажиры зыян күргән. Ул куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot