news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда икътисад өлкәсендә якынча 40 мең чит ил кешесе эшли

Республикага эшләргә күбесенчә Төркия, Кытай, Сербия, Черногория, Үзбәкстан, Таҗикстаннан киләләр.

Татарстанда икътисад өлкәсендә якынча 40 мең чит ил кешесе эшли
Салават Камалетдинов

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Татарстанда икътисад өлкәсендә 40 меңләп чит ил кешесе эшли. Бу хакта Татарстанның хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова "Хезмәт мигрантларының социаль адаптациясенә һәм интеграциясенә комплекслы якын килү системасында юнәлеш бирү курслары”на багышланган түгәрәк өстәлдә әйтте.

“Икътисад өлкәсендә якынча 40 мең чит ил хезмәткәре эшли. Миграция учетына ел саен 172 мең кеше баса. Мигрантлар нигездә төзелеш өлкәсендә эшли. Болар визалы илләрдән килүчеләр: Төркия, Кытай, Сербия, Черногория. Визасыз илләрдән якынча 25-26 мең кеше эшли. Гадәттә Үзбәкстан, Таҗикстаннан киләләр”, - диде Клара Таҗетдинова.

Түгәрәк өстәлдә чит илләрдән килгән гражданнарга Татарстанда яраклашырга ярдәм итү өчен оештырылган курслар турында фикер алыштылар. Курсларны 2016-2019 елларда барлыгы 12 меңнән артык чит ил гражданы узган.

“Татарстанда Үзбәкстан гражданнары бик күп. Бигрәк тә студентлар күп, быел 1200дән артык студент укырга килде. Әлбәттә, без аларның хезмәт кырында булуларын телибез”, - диде Үзбәкстан республикасының Казандагы генераль консулы Фәриддин Насриев. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100