Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда ихтыяҗ зур булган 20 һөнәр исемлеген менеджер һәм машина йөртүче җитәкли
Республикада өчлеккә менеджерлар һәм машина йөртүчеләрдән тыш инженерлар да кергән.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). HeadHunter сервисы экспертлары 2021 ел нәтиҗәләре буенча Россия һәм Татарстан хезмәт базарында иң кирәкле һөнәрләр рейтингын төзегән. Аны сату өлкәсе менеджерлары һәм машина йөртүчеләр җитәкли.
«Ел нәтиҗәләре нигезендә Россиядә вакансияләр саны буенча лидерлар өчлегенә машина йөртүче, сатулар буенча менеджер һәм кибеттә сатучы кергән. Татарстанда топ-3кә менеджерлар һәм машина йөртүчеләрдән тыш инженерлар да керде», — дип билгеләп үтә сервис аналитиклары.
Эш бирүчеләр быел республиканың сатулар буенча менеджерларына 16 мең вакансия тәкъдим итте. Машина йөртүчеләр өчен эш турында 11 мең тәкъдим урнаштырылган. Инженерлар, сатучылар һәм слесарьлар өчен вакансияләр саны өч позиция өчен бишәр мең тәшкил итә.
Рэнкингны әзерләгәндә hh.ru белгечләре 2021 ел дәвамында урнаштырылган миллионнан артык вакансияне анализлаган. Шул ук вакытта һөнәрләр исемнәрендә синонимнар исәпкә алынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз