news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Игътибар-балалар!» профилактик чарасы башлана

25 августтан 7 сентябрьгә кадәр Татарстанда «Игътибар-балалар!» профилактик чарасы узачак, ул яңа уку елы башлануга багышланган.

Республика автоинспекторлары мәктәпләр һәм балалар бакчалары янындагы урам-юл челтәренең торышын тикшерәчәк. Мәктәп автобусларының техник торышына аерым игътибар биреләчәк.

Моннан тыш, 1 сентябрьдән ДАИ хезмәткәрләре мәгариф учреждениеләре янында рейдлар үткәрәчәк.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе искә төшерә: ата-аналарга балаларына юлда йөрү кагыйдәләре турында даими рәвештә искә төшереп тору һәм үз үрнәгендә юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеген күрсәтү мөһим. Балаларны машина юлында уйнамаска һәм юлны олы кешеләр белән бергә, җәяүлеләр кичүе аша гына чыгарга өйрәтергә кирәк. Шулай ук мәктәпкә кадәр куркынычсыз маршрутлар сайларга, вакытны планлаштырырга һәм балалар яхшырак күренсен өчен аларга ачык киемнәр кидерергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot