news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда игелеклелеккә багышланган беренче һәйкәл – «Тузганак» куелган

Татарстанда игелеклелеккә багышланган беренче һәйкәл – «Тузганак» куелган
«Нурлат-информ»

Татарстанда игелеклелек һәм татулыкка багышланган беренче һәйкәл куелды. «Тузганак» дип аталган мондый беренче һәйкәл Нурлатта урнаштырылган. Аның авторы – Халыкара игелек академиясенә нигез салучы һәм президенты Григорий Потоцкий. «Нурлат-информ» шул турыда хәбәр итә.

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин сүзләренчә, игелеклелек, мәрхәмәтлелек бик күп проблемаларны, шул исәптән глобаль проблемаларны да хәл итәргә ярдәм итә. Дөньяның күп илләрендә мондый һәйкәлләр куелган, берничә ел эчендә илебез буйлап шундый йөз скульптура ачу планлаштырыла.

«Без скульпторга Нурлатка бушлай тапшырылган бүләге өчен рәхмәтле», – диде ул ачылышта.

news_right_1
news_right_2
news_bot