news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда "Игътибар – балалар!" дигән профилактик чара башланды

Автоинспекторлар балалар катнашындагы юл-транспорт имгәнүләренә каршы кисәтү эшен көчәйтәчәк.

(Казан, 21 август, "Татар-информ"). 21 августта Татарстан Республикасында балалар катнашындагы юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан киң масштаблы "Игътибар – балалар!" дигән профилактик чара старт алды. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Автоинспекторлар балигъ булмаган пассажирларны йөртү һәм җәяүлеләргә юл бирмәү буенча юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны кисәтү өчен рейдлар үткәрәчәк. Полиция хезмәткәрләре шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән юл хәрәкәтенең яшь катнашучылары белән профилактик эш тә оештырачак.

ЮХИДИ хезмәткәрләре әти-әниләр җыелышында һәм укытучылар коллективы белән очрашуларда катнашачак, тематик конкурслар, викториналар үткәрәчәк. Шулай ук алар белем бирү оешмаларына илтүче машина юлларын, юл билгесе һәм тамгаларын, светофор объектларын тикшерәчәк. Чара барышында мәктәпләрдәге юл йөрү кагыйдәләренә өйрәткән материаллар барлыгы да каралачак.

"Игътибар – балалар!" профилактик чарасы 10 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100