Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда идеяләр һәм технологияләр фестивале онлайн форматта узачак
Быел «Rukami» фестивале Россиянең 15 төбәгендә үткәрелә.
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Быел «Rukami» идеяләр һәм технологияләр фестивале Татарстанның Талантлар Университеты, Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән 20-22 ноябрьдә онлайн форматта узачак. Анда мейкер проектлары, ягъни яңа инновацион проектлар, шулай ук балалар һәм яшьләрнең техник иҗатының иң яхшы тәҗрибәләре тәкъдим ителәчәк. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә чараны оештыручылар хәбәр итте.
«Быел фестиваль онлайн уза. Бу, әлбәттә, әзерлек өчен күбрәк вакыт таләп итте. Без Татарстанда яшәүче һәр кешенең катнашуын телибез», — диде Талантлар Университеты башкарма диреткоры Айдар Акмалов.
Проектны Россия венчур компаниясе командасы һәм милли технологик инициатива проектларына ярдәм фонды гамәлгә ашыра. Чараның максаты — балалар һәм яшьләрнең техник иҗатының иң яхшы тәҗрибәләрен һәм проектларын ачыклап, кешеләргә күрсәтү.
«Татарстанда фестивальне без быел икенче тапкыр уздырабыз. Монда Казаннан гына түгел, ә төрле шәһәр һәм авыллардан да күпләп катнашалар», — дип фикере белән уртаклашты Милли технологик инициатива проектлары фондының төбәкләр белән эшләү буенча менеджеры Татьяна Играёва.
Быел «Rukami» фестивале Россиянең 15 төбәгендә үткәрелә, 8 төбәктә чараны уздырганнар инде. Узган ел төбәк фестивальләрендә 10 шәһәр, ел әйләнәсе 60 мең кеше катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз