news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җиденче мәртәбә "Саматов укулары" фәнни-гамәли конференциясе узачак

“Саматов укулары” Габделхак хәзрәтнең мирасын барлау, эшчәнлеген өйрәнү һәм традицион ислам кыйммәтләрен ачу максатыннан оештырыла.

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”). 3 ноябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия ислам институты белән берлектә җиденче тапкыр "Саматов укулары" төбәк фәнни-гамәли конференциясен уздыра. Бу хакта дини оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Габделхак хәзрәт Саматов (1930-2009) XX гасыр ахыры - XXI гасыр башы күренекле дин әһелләренең берсе, күп сандагы дини китаплар авторы, нәзарәтнең беренче казые. Ул - татар халкының инкыйлабка кадәрге чордагы бай дини мирасын тудыручы дин әһелләренең дәвамчысы.

“Саматов укулары” Габделхак хәзрәтнең мирасын барлау, эшчәнлеген өйрәнү һәм традицион ислам кыйммәтләрен ачу максатыннан оештырыла. Чара кысаларында күркәм дини – милли эшчәнлек алып баруы белән аерылып торган шәхесләргә Г.Саматов исемендәге “Рухи мирас” премиясе тапшырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot