news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда “җиделе” һәм "Ford" бәрелешеп, бер кеше һәлак булган, икенчесе зыян күргән

Авария нәтиҗәсендә, трассада зур бөке хасил булган

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген көндез Татарстанның Балык Бистәсе районында Казан – Чистай трассасында кеше үлеме белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган. Юл һәлакәтенең нечкәлекләрен ТР Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә ачыкларга кирәк була.

“Татар-информ” МА хәбәрчесенә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, “ВАЗ 2107” автомобиле белән идарә итүче каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, "Ford" белән бәрелешкән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә, “җиделе” йөртүчесе урынында ук җан бирә. Иномаркадагы ике кеше төрле җәрәхәтләр алган, алар госпитализацияләнгән.

Шуны билгеләп узыйк: авария нәтиҗәсендә трассада күп километрларга сузылган бөке хасил булган. Бу участокта юл хәрәкәтен гадәти режимга кайтару өчен ике сәгатькә якын вакыт киткән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot