news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Иделдә беренче йөзмә күчмә ягулык салу станциясе эшли башлады

Һава мендәрләрендә яхта, катер, кар машинасы һәм суднога ел әйләнәсендә ярга чыкмыйча ягулык салырга мөмкин.

Татарстанда Иделдә беренче йөзмә күчмә ягулык салу станциясе эшли башлады

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Адилә Зиатдинова). Казанда, Аракчино кичүендә, Татарстанда беренче йөзмә күчмә ягулык салу станциясе эшли башлады. Судно хуҗалары ярга чыкмыйча гына ягулык сала алачак.

«Без йөзеп йөри торган ягулык салу станциясен ачарга булдык (ПЗС), ул җәен дә, кышын да эшли. Аның уңайлыкларына килгәндә, һава мендәрендә суднога, кар машинасына һәм квадроциклга ягулык салырга мөмкин. Җәен монда яхта, катер да ягулык сала алачак», — дип сөйләде «Аракчино — Югары Ослан» боз кичүе җитәкчесе Илдар Насыйров.

Бу Татарстанда эшли торган бердәнбер йөзмә ягулык станциясе. Аның өстенлеге катер яки кар чанасы хуҗаларына ягулык салу өчен яр буена чыгарга кирәк булмаячак. Балыкчылар судноларын һәм яхта хуҗалары 92нче маркалы бензин, дизель ягулыгы сала ала, ягулык базар бәясендә.

Хәзер ягулык станциясе 8.00-17.00 сәгатьләрдә эшли. Җәйгә станцияне тәүлек дәвамында эшләтүне оештыру планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot