Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Идел-йорт» театр коллективлары конкурсына әзерлек башланды
Шамил Закиров исемендәге XXVI төбәкара «Идел-йорт» театр коллективлары конкурсының республика этабына әзерлек башланды. Конкурс Россия Федерациясендә Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында үткәрелә.
Конкурста «Халык үзешчән коллективы» исеменә ия театр коллективлары, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы системасындагы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәдәни-ял итү учреждениеләре базасында эшләүче театр коллективлары, студияләр катнаша ала (дәүләт һәм муниципаль театрлар рөхсәт ителми).
Проект «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектының һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
Катнашуга гаризалар 1 апрельдән 29 майга кадәр кабул ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз