news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Идел-йорт» театр коллективлары фестиваленең зона этабы башланды

Татарстанда «Идел-йорт» театр коллективлары фестиваленең зона этабы башланды
Фото: ТР Мәдәният министрлыгы

Татарстанда Шамил Закиров исемендәге XXVI «Идел-йорт» төбәкара театр коллективлары конкурсының зона этабы старт алды. Быел әлеге масштаблы иҗади бәйге Россиядә – Халыклар бердәмлеге елы, Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында уза. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

Конкурсның сайлап алу этабына Татарстанның 40 районы һәм шәһәреннән барлыгы 64 гариза кабул ителгән. Оештыру комитеты әгъзалары алар арасыннан икенче этапта катнашу өчен 32 спектакльне сайлап алган.

Зона турлары республиканың профессиональ дәүләт театрлары сәхнәләрендә 14 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Зона караулары нәтиҗәләре буенча киләсе этапта катнашу өчен иң яхшы 12 спектакль сайлап алыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot