news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Идел елгасында теплоход белән баржа бәрелешкән, прокуратура тикшерү үткәрә

Кичә кичке тугызлар тирәсендә Татарстанда Идел елгасының 1383нче чакрымында вак таш төялгән теплоход белән баржа бәрелешкән, баржаны тягач тартып барган. Теплоходта кул белән идарә итү системасы сафтан чыккан һәм судно уң як борыны белән баржага килеп бәрелгән.

Баржаның ватерлиниядән 5 сантиметр өстәрәк борты тишелгән. Беркем дә зыян күрмәгән, су тишектән эчкә үтми. Казан транспорт полициясенең оператив төркеме авариянең сәбәпләрен ачыклый.

Күзәтү ведомствосы әлеге уңайдан тикшерү үткәрә, вазгыять Идел буе транспорт прокуратурасы контролендә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot