news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Идел елгасында кешеләр утырган катер әйләнеп капланган

Россия Тикшерү комитетының Үзәк төбәкара транспортта тикшерү идарәсе хезмәткәрләре Татарстанда Идел елгасында кешеләр утырган катер әйләнеп капланганнан соң тикшерү башлады.

Якынча мәгълүматлар буенча, гадәттән тыш хәл Яшел Үзән районы чикләрендә булган.

«Бортында кимендә 6 кеше булган катер әйләнеп капланган», – дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Хәзерге вакытта тикшерү чаралары үткәрелә, аның барышында һәлакәтнең сәбәпләре һәм шартлары ачыкланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot