news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Идел буйлап пассажир навигациясен ачтылар

Бүген Татарстанда Идел буйлап пассажир навигациясен ачтылар. Казанның Елга портында узган чара Россия һәм Татарстан гимннарыннан башланды. Тантанада Идел буе дәүләт су транспорты университетының Казан филиалы курсантлары марш белән үтте.

«Навигация ачылу теләсә кайсы елга порты хезмәткәре өчен истәлекле вакыйга. Су юлы ачылу һәрвакыт дулкынландыра. Вакытны юкка әрәм итмәдек - кыска гына арада ремонт эшләрен һәм кадрлар мәсьәләсен башкарырга тырыштык», - дип сәламләде «Татарстан флоты» генераль директоры Роман Лизалин.

Ул компаниянең быел су транспортына онлайн-сату билетларын эшләтеп җибәрү буенча эш алып барганлыгын әйтте. «Бу, әлбәттә, хезмәтләрнең сыйфатын күтәрәчәк. Быел без төбәкара тиз йөрешле ташулар буенча яңа программага керәбез. Узган ел аны сынап карадык инде, ә быел мондый ташулар даими булачак», – диде спикер.

Лизалин «РТ флоты» «Аэрофлот» компаниясе белән берлектә «иң югары стандарт» буенча су транспорты өчен бортпроводниклар әзерләү эшен башкарганлыгын әйтте. «Бу да хезмәтне, сыйфатны яхшырту өчен ярдәм булачак», - диде.

Навигацияне ачу тантанасында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Марат Хисаметдинов ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Фәрит Хәнифовның сәламләвен укыды.

Ул искәрткәнчә, узган ел компания Горький исемендәге Яшел Үзән заводында төзелгән өч яңа судно алган. Икесе тиз йөрешле – «Михаил Девятаев» һәм «Муса Җәлил» исемен йөртә торган суднолар, шулай ук «Капитан Гусев» теплоходы.

«Бу Татарстанга елга транспорты үсешендә уңай этәргеч ясар, республиканы су юллары буенча күрше төбәкләр белән бәйләргә мөмкинлек бирер дип өметләнәм»,– диелә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Фәрит Хәнифовның сәламләү текстында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100