news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Идел буе, Тәтеш һәм Ары урманчылыкларында яңа җитәкчеләр билгеләнде

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә кадрлар үзгәрде.

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство карамагындагы учреждениеләргә яңа җитәкчеләр билгеләде. Бу хакта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Өч урында – Идел буе, Тәтеш һәм Ары урманчылыкларында яңа кадрлар билгеләнде. “Идел буе урманчылыгы” җитәкчесе итеп элегрәк “Тәтеш урманчылыгы” оешмасын җитәкләгән Рөстәм Исмәгыйлов билгеләнде. “Тәтеш урманчылыгы”на җитәкче булып Ранил Рәхмәтуллин куелды. “Ары урманчылыгы”н элегрәк “Ары урман хуҗалыгы” оешмасы директоры урынбасары вазифасын биләгән Фәнис Гарифуллин җитәкләячәк.

Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов коллективларга яңа җитәкчеләрен тәкъдим итте һәм яңа эш урыннарында аларга уңышлар теләде, диелә министрлык хәбәрендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100