news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда Идел буе федераль округының иң көчле чаңгычыларын ачыклаячаклар
Зәйдә чаңгыда узышу буенча Идел буе федераль округы беренчелеге башланды
Скопировать ссылку
(Казан, 4 февраль, “Татар–информ”, Кристина Иванова). Зәйдә чаңгыда узышу буенча Идел буе федераль округы беренчелеге башланды. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына бүген ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының Үзәк спорт клубы инструктор–методисты Валентина Вәлиуллова хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, 1992–94 елларда туган яшүсмерләр һәм кызлар арасында Идел буе федераль округы беренчелеге Зәйдә 3–7 февраль көннәрендә уза. Турнирда Идел буе федераль округының 8 төбәге командаларын тәкъдим итүче 180 гә якын спортчы катнаша. Команда составына 5 яшүсмер һәм 5 кыз керә. Алар алдында 5 һәм 10 чакрымлы дистанцияне, шулай ук ирекле стиль белән 10 һәм 15 чакрым араны буйсындыру бурычы тора.
Идел буе федераль округы беренчелеге нәтиҗәләре буенча шәхси дисциплиналарда һәм гомумкоманда зачетында җиңүчеләр ачыкланачак. Аларны Кубоклар, медальләр һәм дипломнар көтә. Округның иң яхшы спортчылары март аенда Мурманск өлкәсендә узучы Россия беренчелегендә катнашачак.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot