news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда җиде пляж коену сезонына әзер түгел

Республикада коену сезоны 1 июньнән 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). 1 июньдә Татарстанда рәсми рәвештә коену сезоны ачыла һәм ул 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Бүгенгә республикада 34 пляжның 26сы гына техник карау үткән. Кайберләре хәтта икенче кат тикшерүдән соң да уза алмаган.

“Түбән Камада “Имәнлек” пляжы финанслар булмау сәбәпле ачылмый. Казанның Тирән күл пляжы буенча таләпләр үтәлмәгән өчен административ беркетмә төзелде”, – дип, башка коену урыннарындагы кимчелекләрне дә санады “Татар-информ” корреспондентына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең су объектларында кеше куркынычсызлыгын саклау бүлеге җитәкчесе Илнур Йосыпов.

Барлыгы файдалануга җиде пляж үтмәгән. Болар Чистай, Яшел Үзән, Мамадыш, Казанның Киров районындагы пляжлар. Киләсе тикшерү июнь аенда булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100