news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда җиде меңгә якын кеше мәҗбүри үз-үзеңне изоляцияләүдә утырачак

Үз-үзеңне изоляцияләү кагыйдәләрен бозучылар өчен штраф яисә мәҗбүри госпитализация каралган.

Татарстанда җиде меңгә якын кеше мәҗбүри үз-үзеңне изоляцияләүдә утырачак

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстанга килгән 7 меңгә якын кеше мәҗбүри рәвештә үз-үзеңне изоляцияләү режимында яшәячәк. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган онлайн-брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

«Чит илләрдән килгән кешеләр, обсерватор режимында изоляция узучы затлар, Россия Федерациясенең башка субъектларыннан килгән затлар өчен үз-үзеңне изоляцияләүне катгый үтәргә тиеш. Инде җиде меңгә якын кешегә мәҗбүри изоляция үтәргә тиеш булулары турында карар тапшырдык», — диде ул.

Патяшина искәртеп узганча, мәҗбүри изоляцияне бозган өчен административ җаваплылык һәм 15 мең сумнан алып 40 мең сумга кадәр штраф каралган.

«Закон бозучылар өчен стационар яки обсерватор шартларда мәҗбүри госпитализацияләү каралган. Ә авыруны башкаларга йоктырганнар җинаять җаваплылыгына тартылачак», — диде Роспотребнадзорның ТР идарәсе җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100