news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җиде ай эчендә нефть табу 4 процентка арткан

Татарстанның нефть компанияләре быелның гыйнвар-июль айларында узган елның шушы чоры белән чагыштырганда нефть табуны 4 процентка – 20,5 млн тоннага арттырган. Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан күренә.

Шулай ук быелның беренче 7 аенда 538,2 млн куб. метр күләмендә нефть газы да табылган. Бу узган ел белән чагыштырганда 8,3 процентка күбрәк.

Алдарак хәбәр ителгәнчә, тулаем алганда Татарстанда файдалы казылмалар табу быелның беренче 7 аенда, 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6,2 процентка арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot