news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда идарә компанияләре рейтингы төзеләчәк

Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә компанияләр эшен бәяләү күрсәткечләре билгеләнде.

Татарстанда идарә компанияләре рейтингы төзеләчәк
Султан Исхаков

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Быел Татарстанда идарә компанияләре рейтингы төзеләчәк. 2017 елда аларның эшен бәяләү өчен күрсәткечләр билгеләнгән инде. Бу хакта “Татар-информ”га матбугат конференциясендә Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгать контроле буенча төбәк үзәге башкарма директоры, Татарстан иҗтимагый палатасы әгъзасы Дмитрий Романов җиткерде.

Спикер сөйләвенчә, быелгы планнар арасында “Яшьләр һәм торак-коммуналь хуҗалыгы” темасына урта мәктәпләрдә сыйныф сәгате үткәрү, видеосеминарлар, Бөтенроссия күршеләр көне уздыру бар.

Ул шулай ук Җәмәгать контроле үзәгендә “Милекчегә ярдәм” сайты эшли башлавын җиткерде. Анда өйрәнү узарга, шикаятеңне калдырырга була.

Сүз уңаеннан шуны әйтик, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге мәсьәләләр буенча Татарстан халкы Җәмәгать контроле үзәгендәге кайнар линиягә: 8 (843) 236-29-97 телефоны аша мөрәҗәгать итә ала.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100