Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда иң югары хезмәт хаклары – сату һәм төзелеш өлкәсендә
Республика эш бирүчеләре соңгы айда эш эзләүчеләргә хезмәт хакы аена уртача 38 мең 928 сум булган эш урыны тәкъдим иткән.
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда иң югары хезмәт хаклары – сату һәм төзелеш өлкәсендә. Бу хакта эш эзләү буенча сервисның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республика эш бирүчеләре соңгы айда эш эзләүчеләргә хезмәт хакы аена уртача 38 мең 928 сум булган эш урыны тәкъдим иткән. Казанда белгечләрнең уртача хезмәт хакы 40 мең 18 сумга җитә, дип искәртәләр матбугат хезмәтендә.
«Соңгы айда «Сатулар», «Төзелеш», «Эшче персонал» һәм IT иң югары хезмәт хакы түләнә торган өлкәләр булган», - диелә хәбәрдә.
Рейтингның беренче баскычында «Төбәк сәүдә вәкиле» урнашкан. Биредә 500 мең сумга кадәр хезмәт хакы вәгъдә итәләр. Төзелеш тармагында эшләүче юристка исә 300 мең сум түләргә ышандыралар.
Гыйнвардан сентябрь аена кадәр казанлыларның уртача хезмәт хакы 43,2 мең сумга кадәр арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз