news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татарстанда иң яхшылар” дигән республика бәйгесенә йомгак ясалды

“Кулланучылар ышанычы” дигән мактау билгесе һәм диплом өчен көрәштә 28 предприятие җиңү яулады

(Казан, 19 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Һәр елны 15 мартта Халыкара кулланучы хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Республикада әлеге датага туры китереп традицион ун көнлек уздырыла. Быел аның кысаларында “Татарстанда иң яхшылар” дигән республика бәйгесенә йомгак ясалды. Бүген Кулланучылар базары катнашучыларының ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында узган VΙ республика конференциясендә бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
“Татарстанда иң яхшылар” бәйгесе республика предприятиеләренең продукциясе, күрсәтелә торган хезмәтләренең сыйфатын һәм көндәшлеген күтәрү өчен хезмәт итә. Шул ук вакытта конкурска намуслы җитештерүчеләрне таныту, үзебездә җитештерелгән товарларга сорауны арттыру максаты куела. Бәйгедә катнашучы предприятиеләр продукциясе һәм хезмәтләренә контроль органнарыннан тыш, гади кулланучы да бәя бирә.
Бәйгенең оештыру комитетына ТР Сәүдә Гильдиясе советы рәисе Марс Исмәгыйлев җитәкчелек итә. Аның сүзләренә караганда, әлеге традицион бәйге кулланучылар базарында хезмәт күрсәтү һәм продукция җитештерү сыйфатын үстерергә теләгән предприятиеләребезнең күп булуын ачыклап килә. Алар арасында конкурентлы базарда яшәп калу өчен сыйфатның төп роль уйнавын аңлау бар, ди ул. Бәйгедә катнашу өчен предприятиеләрнең берничә таләпне үтәве шарт. Предприятиеләр продукциясе һәм хезмәтләре кулланучыда уңай бәяләнергә, продуктлары югары иминлек таләпләренә җавап бирергә, тотрыклы сыйфат күрсәткечләре булырга тиеш.
Катнашучылар дипломнан тыш, “Кулланучылар ышанычы” дигән мактау билгесе өчен дә көрәшкән. Нәтиҗәдә, 28 предприятие бәйге лауреатлары дип табылган. “Татарстанда иң яхшылар“ исемлегенә “Казанның 3 нче икмәк заводы” ААҖ, “Чаллы-Бройлер”,“Алтын Башак”, “Мэлт”, “Ай-Серез Сервис”, “Блеск-Сервис” идарә компаниясе” ҖЧҖ, “Мелита” ААҖ, “Бәкер” дәвалау-профилактика учреждениесе, “Бөгелмәнең 1 нче икмәк продуктлары комбинаты”, “Декор” ЯАҖ, “Мастерспецстрой”, “СМП-Механика”,“Санлайт групп”,“Форт-Римекс”компаниясе”, “Отечество” сәүдә йорты”, “Оптан-Казан”, “Казанские аптеки” даруханәләр челтәре” ҖЧҖ, тәүлек дәвамында эшләүче “Мойдодыр” автомобильләр юу челтәре, “Сосновый бор”, “Васильево” шифаханәләре, “Мехуборка КЗН”, “Инвест-строй”, “ВАМИН Татарстан” ААҖ Арча сөт комбинаты”, “Олероли” сәүдә маркасы, “Все для ворот-Казань” җәмгыяте, “Народные двери” сәүдә маркасы кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100