news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда иң яхшы әйдаман Алабугада укый

Ләйсән Ибениева VIII студентларның хезмәт отрядлары фестивалендә җиңүче булды.

(Алабуга, 24 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Алабуга К(П)ФУ студенты Ләйсән Ибениева VIII студентларның хезмәт отрядлары фестивале җиңүчесе булды.

"Әйдаман-2017" исеменә 16 алдынгы отряд көрәште. Алар арасында Алабуга студенты иң яхшысы дип табылды.

Ләйсән Ибениева җиде тапкыр балалар лагеренда әйдаман булган. Өченче ел рәттән "Регион-116" студентларның хезмәт отряды белән хезмәттәшлек итә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100