news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысын сайлаячаклар

Алар татар теле һәм әдәбияты буенча дәрес һәм мастер-класс үткәрергә тиеш.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). 10 февральдән 4 мартка кадәр Татарстанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия конкурсының зона этабы уза.

«Конкурс ун зонада оештырылачак. Рейтингта беренче 20 урынны алган 20 укытучы конкурсның йомгаклау этабына чакырылачак», — дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Бәйгедә муниципаль этапта җиңгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнаша.

Алар өчен ике конкурс сынавы каралган. Алар татар теле һәм әдәбияты буенча дәрес һәм мастер-класс үткәрергә тиеш. Укытучыга остаханәдә практик эштә нәтиҗәлелеген исбатлаган ысулларын күрсәтергә кирәк була.

Конкурс татар теле һәм әдәбияты укытучыларының абруен күтәрү, шулай ук педагогик тәҗрибә уртаклашу һәм профессиональ осталыкларын күрсәтүгә юнәлтелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot