Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда иң яхшы тәрбиячеләренең исемнәре билгеле
«Ел тәрбиячесе» бөтенроссия конкурсында Татарстан данын Юрий Шулятьев яклаячак.
(Казан, «Татар-информ», 19 сентябрь, Рузилә Мөхәммәтова). Татар телендә тәрбия алып бара торган 81 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Мәхмүтова «Ел тәрбиячесе» бөтенроссия конкурсында Татарстан этабында 3 нче урын алды. Казанда бүген «Россиянең ел укытучысы», «Ел тәрбиячесе» бөтенроссия конкурсларының региональ этабына нәтиҗә ясала.
Конкурста 2 нче урынны 29 нчы Балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Поморцева алды.
Пермьдә узачак «Ел тәрбиячесе» бөтенроссия конкурсында Татарстан данын балалар бакчасында музыкаль җитәкче булып эшләүче Юрий Шулятьев яклаячак. Ул Татарстан этабында 1 нче урынны алды. Юрий Шулятьев Казанның Мәскәү районында урнашкан 311 нче балалар бакчасында эшли.
Лауреатлар һәм номинантлар арасында Яшел Үзән, Әгерҗе, Түбән Кама, Чаллы, Чистай, Питрәч һәм Казан тәрбиячеләре бар.
Конкурста 105 тәрбияче катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз