news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда иң яхшы мөгаллимнәрне бүләкләячәкләр
“Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты кысаларында Татарстанда иң яхшы укытучыларны кызыксындыру максатыннан республика конкурсы игълан ителде
Скопировать ссылку
(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”). Татарстанда иң яхшы укытучыларны кызыксындыру максатыннан республика конкурсы игълан ителде.
Конкурс ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең 2009 елның 24 гыйнварында Татарстандагы яшь галимнәрнең фәнни тикшеренүләренә һәм яшьләрнең фәнни коллективларына дәүләт ярдәме күрсәтү өчен стипендиатлар, грантлар һәм премияләр конкурсы җиңүчеләре белән очрашу нәтиҗәләре буенча бирелгән йөкләмәсе нигезендә “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты кысаларында үткәрелә. Ул югары, урта, башлангыч һөнәри һәм хәрби белем бирү учреждениеләренең иң яхшы мөгаллимнәрен ачыклау һәм аларны кызыксындыруга юнәлдерелгән.
Конкурста югары, урта, башлангыч һөнәри һәм хәрби белем бирү учреждениеләрендә теләсә кайсы фән укытучылары катнаша ала. Башкарган вазифалары, гыйльми дәрәҗәләре, яшь һәм эш стажлары буенча чикләүләр юк.
Барлык материаллар да рус яки татар телләрендә басма һәм электрон версиядә тәкъдим ителә, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте. Материалларны 2010 елның 15 мартына кадәр конкурсның оештыру комитетына түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 420111, Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 3 йорт, 10а бүлмә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. Элемтәгә керү өчен телефон: (843) 292-42-36.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot