news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда иң яхшы инновацион идея авторларын бүләкләү тантанасы башланды

Тантанада Хөкүмәт җитәкчесе Илдар Халиков катнаша.

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның “Корстон” комплексында “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея” XII конкурсы җиңүчеләре бүләкләнә. Бу минутларда башланып киткән тантанада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре катнаша.

Республикакүләм бәйге быел 12 нче мәртәбә оештырыла. Конкурсның максаты – инновацион эшчәнлеккә этәргеч бирү, фәнни-техник өлкә белгечләренең интеллектуаль казанышларын алга сөрү, фәнни-техник һәм социаль-икътисади бурычларны хәл итүдә Россия төбәкләре, чит илләрнең интеллектуаль потенциалын куллануга теләктәшлек итү.

Оештыручылар - Татарстан Республикасының Инвестицион-венчур фонды, Татарстан Фәннәр академиясе, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Җиңүчеләр 8 номинациядә билгеләнгән - "Перспектива", "Мәгарифтә инновацияләр", "Инновацияләргә старт", "Наноимпульс", "Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе проектлары", "Ел патенты", "Социаль әһәмияткә ия инновацияләр", "Яшьләр инновацион проекты" номинацияләре. Быел конкурска Татарстанның 19 шәһәре һәм 36 районыннан, Россиянең 12 шәһәреннән һәм 3 чит илдән - Йемен, Вьетнам, Төркмәнстаннан 2156 заявка килеп ирешкән. Аеруча күп заявка "Инновацияләр старты", "Мәгарифтә инновацияләр", "Яшьләр инновацион проекты" номинацияләрендә кабул ителгән. Җиңүчеләргә 25 мең сумнан 50 мең сумга кадәр премия тапшырылачак.
Конкурс гамәлгә кертелгәннән бирле анда 15850 идея һәм проект катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100