news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда “Иң яхшы хат язу дәресе” бәйгесе җиңүчесен тәбрикләделәр

Бәйгедә Татарстандагы 120 мәктәптән барлыгы 260 укучы катнашкан.

(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ", "Теләче-информ"). “Иң яхшы хат язу дәресе“ Бөтенроссия конкурсының республика этабында Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучысы Плеханов Ильяс җиңү яулады, дип хәбәр итә "Теләче-информ" сайты.

“Россия почтасы“ быел унөченче тапкыр уздырыган бәйгенең максаты – эпистоляр жанрның традицияләрен яңарту, хат язышуны популярлаштыру.

Бәйгедә Татарстандагы 120 мәктәптән барлыгы 260 укучы катнашкан. Җиңүчеләр төрле номинацияләрдә ачыкланган.

"Саба районара почтамп җитәкчесе Фәнил Ильясов җиңүчене котлады һәм "Татарстан почтасы" Дипломын һәм призын тапшырды", дип хәбәр итә Теләче районы сайты.

news_right_1
news_right_2
news_bot