news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда иң яхшы эшмәкәрләрнең "алтын йөзлеге" билгеләнде

Быел Татарстан Республикасы иң яхшы эшмәкәрләре исемлегенә 107 кеше керде

(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ", Максим Кирилов). Казанда "Ел эшмәкәре: Алтын йөзлек-2014" II Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасы "Туган авылым" ресторан-күңел ачу комплексының зур залында ТР икътисад министры Артем Здунов катнашында узды.

"ТР Икътисад министрлыгы "Ел эшмәкәре: Алтын йөзлек-2014" кебек конкурсларга бик җитди игътибар бирә, чөнки бу рәсми булмаган шартларда дәүләт ярдәме, икътисади вәзгыять һәм башка бик күп сораулар турында фикер алышу мөмкинлеген бирә", - дип белдерде Артем Здунов тантананы ачып. Аның сүзләренчә, бу бәйгедә номинантларның ахыргы исемлеге түгел, ә аларны сайлап алу процессы мөһим. Беренче йөзлек артыннан  икенче һәм өченче йөзлек килә, алар да иң нәтиҗәле, иң уңышлы һәм иң талантлы эшмәкәрләр исемлегенә керергә лаек, дип ассызыклады министр.

"Ел эшмәкәре: Алтын йөзлек-2014" республика конкурсы Татарстанда икенче тапкыр уза. Кече һәм урта бизнес өчен республикадагы бердәнбер премия ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырыла. Республиканың иң яхшы йөз эшмәкәре эксперт сораштыру ярдәмендә сайлап алына. Эксперт советына 40 бизнес, иҗтимагый оешма, хакимият һәм ММЧ вәкиле керә. Конкурста җиңүчеләр өчен төп таләп - Татарстанда эшмәкәрлек үсешенә шактый өлеш кертү.

Быел конкурста җиңүчеләр исемлегенә 107 кеше кергән, алар, экспертлар фикеренчә, критерийларга тулысынча туры киләләр. Алар арасында эшмәкәрләрдә идарәче таланты, яңача фикерли белү, маркетинг өлкәсендә югары иҗади мөмкинлекләр, эшмәкәрнең бизнес-берләшмәләр, партнерлары, көндәшләре, хезмәткәрләре һәм ММЧлар тарафыннан хөрмәт ителүе бар. Шулай ук бизнесның табыш дәрәҗәсе, аның социаль әһәмияте һәм, әлбәттә инде, лаеклы хезмәт хакы белән эш урыннары булдыру мөмкинлеге дә экспертлар советы өчен әһәмиятле критерий булган.

Башта экспертлар советы югары бүләккә лаек 218 дәгъва кылучыны атаган, әмма соңрак ул 107 эшмәкәргә кадәр кимегән. Алар арасында Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Яшел Үзән, Чистай, Бөгелмә һәм башка район вәкилләре бар.            

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100