news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" гранты өчен бәйге дәвам итә

9-13 сентябрьдә грант алу өчен конкурс сайлап алуының 1 этабы була.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). 9-13 сентябрьдә «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алу өчен конкурс сайлап алуының 1 этабы узачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Конкурста мәктәпкәчә белем бирү программаларын тормышка ашыручы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары катнашачак. Беренче этапта мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирүне камилләштерүгә юнәлдерелгән проектлар тәкъдим ителәчәк.

Грантның максаты - мәктәпкәчә белем бирү программасын тормышка ашыручы муниципаль мәгариф оешмаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү буенча уку-тәрбия процессын камилләштерү, диелә хәбәрдә.. 

news_right_1
news_right_2
news_bot