news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда иң яхшы авыл мәдәният йорты бәйгесе старт ала

Җиңүчеләр 100 мең сумга кадәр акчалата бүләк алачак.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). 10 февральдә авыл җирлекләре территориясендә урнашкан иң яхшы мәдәни учреждениеләрдән конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү башлана. Җиңүчеләргә 100 мең сумга кадәр акчалата бүләк алу мөмкинлеге бар. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә шулай ук муниципаль мәдәният учреждениеләре, мәдәни-ял итү тибындагы оешмалар, китапханәләр, музейлар, балалар сәнгать һәм музыка мәктәпләре, мәдәният өлкәсендә башка өстәмә белем бирү учреждениеләре катнаша ала.

«Иң яхшы китапханә», «Иң яхшы мәдәни-ял итү тибындагы учреждение», «Иң яхшы музей» һәм «Иң яхшы мәдәният тармагының балаларга өстәмә белем бирү учреждениесе» номинацияләрендә җиңүчеләр 100 мең сум акчалата бүләк алырга мөмкин булачак. Муниципаль мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә 50 мең сум акча биреләчәк.

Гаризалар 2020 елның 6 мартына кадәр кабул ителә. Катнашучылар конкурс материалларын электрон почта аша irtimkrt@mail.ru адресына җибәрә алалар. Конкурс турында тулырак мәгълүматны әлеге сылтама буенча белергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100