news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда иң яхшы архивлы оешмаларны ачыклау буенча бәйге җиңүчеләре билгеле

Беренче урынга лаек булганнарга 1 миллион сум акча тапшырылды.

Татарстанда иң яхшы архивлы оешмаларны ачыклау буенча бәйге җиңүчеләре билгеле
Александр Эшкинин

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда иң яхшы архивларны ачыклау буенча оешмалар арасында үткәрелгән республика бәйгесе җиңүчеләре билгеле. Аларны Татарстан Республикасы дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган тантаналы чарада игълан иттеләр.

Җиңүчеләрне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләде. Беренче урынга 1 миллион сум, икенче урын өчен 750 мең сум, өченче урын өчен 500 мең сум тапшырылды. “Коммерцияле булмаган оешманың иң яхшы архивы” бәйгесендә беренче урынны Урман хуҗалыгы министрлыгы, икенче урынны Республика клиник хастаханәсе, өченче урынны Буа район хастаханәсе яулаган.

“Коммерцияле оешманың иң яхшы архивы” бәйгесе буенча беренче урынга “Сетевая компания” ААҖ, икенче урынга “Татарстанның медицина техникасы һәм фармациясе” предприятиесе, өченче урынга “Татхимфармпрепараты” АҖ лаек.

Чарада башка республикакүләм конкурс җиңүчеләре дә билгеләп үтелде. “Минем шәҗәрәм” генеалогик тикшеренүләр республика конкурсында җиңүчеләргә беренче урын өчен 50 мең сум, икенче урын өчен 30 мең сум, өченче урын өчен 20 мең сум акча каралган.

“Тарихи-генеалогик тикшеренү тәҗрибәсе (ягъни минем татар бабам)” тикшеренү эше өчен беренче урын Алексей Осипов, “Гомер бишегем Юлтимер – ата-бабаларның туган җире” хезмәте өчен икенче урын Халидә Ибраһимова, “Минем шәҗәрәм. Татар фамилияләре линияләрен өйрәнү буенча шәхси тәҗрибәдән чыгып” эше өчен өченче урын Асад Хәбибуллинга бирелде.

“Минем шәҗәрәм” генеалогик тикшеренүләр республика балалар-үсмерләр конкурсында дүрт яшь төркемендә унике җиңүче билгеләнгән. Беренче урын ияләренә планшет, икенче урынга чыккан кешеләргә кәрәзле телефон, өченче урын өчен электрон китап тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100