news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда "Җиңү урманы" россиякүләм акциясе дәвам итә

Әлеге чара Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион кешенең һәркайсы хөрмәтенә агач утырту максатында эшләнә.

Татарстанда "Җиңү урманы" россиякүләм акциясе дәвам итә
minleshoz.tatarstan.ru

(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасында "Җиңү урманы" россиякүләм акциясе дәвам итә. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган проект "Яшел Россия" гомумроссия экологик иҗтимагый экологик хәрәкәте тарафыннан тормышка ашырыла. Бу турыда ТР УРман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Акциянең төп максаты – Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион кешенең һәркайсы хөрмәтенә агач утырту.

2019 елның 2 октябрендә "Җиңү урманы" россиякүләм акциясенә, Башкарма комитет һәм хәрби комиссариат вәкилләре белән берлектә, Тәтеш шәһәре мәктәпләренең яшь армиячеләре кушылды. Балалар һәм өлкәннәр шәһәрнең төньяк микрорайонында 20 тирәк үсентесе утырткан.

"Без кешеләргә сугыш, солдатларның батырлыгы турында искә төшерү өчен акциядә катнаштык. Ул бүтән беркайчан да кабатланмасын иде. Ә без утырткан агачлар ярдәмендә шәһәрдә матур булачак", – дип уртаклашты Тәтеш татар урта мәктәбе укучылары, апалы-сеңелле Кристина һәм Нина Кузнецовалар.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100