news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда иҗтимагый оешмалар грантына телләрне саклау буенча бәйге игълан ителде

2019 елда биш грантның күләме 200әр мең сум тәшкил итә.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда иҗтимагый оешмалар грантына телләрне саклау буенча бәйгедә катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Бу хактагы мәгълүмат Бөтендөнья татар конгрессы сайтында урнаштырылган.

Конкурста закон нигезендә теркәлгән һәм Татарстан Республикасы территориясендә бәйге игълан ителгән көнгә кадәр бер елдан да ким эшләмәүче иҗтимагый оешмалар катнаша ала.

2019 елда биш грантның күләме 200әр мең сум тәшкил итә.

Бәйгедә катнашу турында тулырак мәгълүмат http://mon.tatarstan.ru/rus/grantsocial.htm. адресы буенча урнаштырылган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot