news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда I төрки яшьләр фестивале үткәреләчәк

Быел яшьләрне бергә җыйган форумнарның чираттагысы турында оештыручылар ачыклык кертә

 (Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 5-9 сентябрьдә Татарстанда I төрки яшьләр фестивале үткәрелә. Анда төрки халыкларның яшь буын вәкилләре - 18-30 яшьтәге егетләр һәм кызлар катнаша ала.

Фестиваль алдына түбәндәге максатлар куела: ерак һәм якын чит илләрдәге, РФ төбәкләрендәге төрки яшьләрне мәдәни-милли берләштерү-аралаштыру, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне киңәйтү, яшьләр сәясәте, мәдәният, фән һәм мәгариф өлкәләрендә мәгълүмат алмашу, төбәкләрдәге төрки яшьләр оешмалары алдында торган проблемаларны хәл итү. Моның өчен форум программасында берләшмәләр белән эшләү, төрле очрашулар, мәдәни программа, экскурсияләр каралган, дип хәбәр итә фестивальны оештыручылар.

Казаннан 30 чакрым арада урнашкан “Идел” яшьләр үзәгендә уздырыласы I төрки яшьләр фестивален исә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм аның карамагындагы “Идел” яшьләр үзәге, Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте, Татарстан халкылары ассамблеясы һ.б. оештыра.

“Идел” яшьләр үзәге директоры Ләйсән Төхвәтуллина “Татар-информ”га ачыклык керткәнчә, хәзерге вакытта Төрекмән, Чувашия, Башкортстан, Әзербайҗан, Карачай-Черкес, Дагстан яшьләре форумда катнашу теләге белдергән, шулай ук Төркиядән дә делегатлар килү ихтималы бар. Җыеп кына әйткәндә, 50ләп кеше катнашыр дип күзаллана, диде әңгәмәдәш.

Искәртеп үтәбез: бүген Казанда Татарстан халыклары Ассамблеясы “Халыклар дуслыгы — Татарстан байлыгы” дип аталган II яшьләр форумы уздыра; моңа кадәр быел 1-5 августта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы үткәреде; Мөселман яшьләре фестивале буларак уздырылган проектның исеме үзгәртелеп,14-20 майда аның “Максат” дип аталганы яшь мөселманнарны бергә җыйды; 1-15 август көннәрендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә, Мөселман яшьләре берлеге тарафыннан I Мөселман онлайн-фестивале һәм яшьләр өчен башка төр зур күләмле чаралар үткәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100