Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда иң оста вәгазьчеләрне билгеләделәр
Бәйге 15-35 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында үтте.
(Казан, 31 март, “Татар-информ”). Бүген Питрәч районының үзәк мәчетендә республика Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге тарафыннан оештырылган "Яшь вәгазьче" республикакүләм бәйгесенең йомгаклау өлеше булды. Бу хакта әлеге оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйгенең төбәкара этабы республика мөхтәсибәтләрендә февраль аеннан бирле үткәрелде һәм 27 җиңүче финал өлешкә чакырылды.
Конкурс мөселман яшьләренә рухи-әхлакый тәрбия бирү, аларның активлыгын арттыру һәм сөйләм осталыгын үстерү максатыннан оештырылды. Биредә имам, хәзрәт, мөгаллим булып эшләмәүче 15-35 яшьлек егетләр һәм кызлар осталыкта сынашты.
Катнашучыларның осталыгын мөфтинең урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Татарстан - яңа гасыр" телерадиокомпаниясе журналисты, "Нәсыйхәт" тапшыруы мөхәррире Ләйсирә Фазлыева, "Хозур" нәшрият йорты белгечләре Лилия Ильясова һәм Рәмзилә Шәфикова билгеләде.
Оештыручылар сүзләренә караганда, яшьләр иң күбе "Ислам динендә канәгать булу" һәм "Ислам – уйлаучылар дине" темаларына мөрәҗәгать иткән. Вәгазьләрендә яшьләр ислам кыйммәтләренә һәм тирә-як белән килешеп яшәүгә чакырган, мөселман өммәтен борчыган мәсьәләләрне күтәргән.
Конкурсның нәтиҗәләре буенча ирләр арасында беренче урынны Әлмәттән Рузил Ихсанов, ә хатын-кызлар арасында Яшел Үзәннән Гөлназ Хасбиева яулады. Аларның вәгазьләре "Шура" журналында бастырылачак. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз