news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Җиңүнең 72 еллыгы чаралары хәвеф-хәтәрсез үтте

Җәмәгать тәртибен саклау тиешенчә башкарылган.

Татарстанда Җиңүнең 72 еллыгы чаралары хәвеф-хәтәрсез үтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 10 май, "Татар-информ"). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгында узган чараларда 500 мең Татарстан халкы һәм республика кунаклары катнашты, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте.

Республикада 9 майда җәмәгать тәртибен һәм гражданнар куркынычсызлыгын 5 мең эчке эшләр органы хезмәткәрләре тәэмин иткән. Полиция хезмәткәрләренә Казан юридик институтның 200 курсанты, Росгвардиядән 600ләп хәрби, 400ләп шәхси саклау оешмасы хезмәткәрләре, 1300 ирекле халык дружинасы һәм студентлар, яшьләр җәмәгать тәртибен саклау оешмалары әгъзалары ярдәм иткән.

Җәмәгать тәртибен саклау тиешенчә башкарылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot