news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда иң мул уңыш Нурлат районы кырларыннан җыеп алына

Республикада 444,1 мең тонна ашлык суктырып алган.

 (Казан, 11 август, "Татар-информ"). Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, 11 август көненә республикада 117,3 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу пландагы мәйданның (1475,2 мең гектар) 7,9 процентын тәшкил итә.

Татарстан игенчеләре бу көнгә 444,1 мең тонна ашлык суктырып алган. Гектар уңышы 37,9 центнер тәшкил итә. Иң мул уңыш Нурлат районы кырларында. Биредә һәр гектардан уртача 56,3 центнер ашлык җыеп алына. Гектар уңышы буенча икенче-өченче урында Зәй (51,2 центнер) һәм Сарман (51,1 центнер) районнары бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100