news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда иң күп һәйкәл Габдулла Тукай белән Муса Җәлилгә куелган

Татарстан һәйкәлләр саны буенча Россия рейтингында 23нче урынны били.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда һәйкәл куелган кешеләр бишлеге гомумроссиядәгедән нык аерыла. Биредә Александр Пушкин белән Максим Горький урынына Габдулла Тукай белән Муса Җәлил һәйкәлләре лидерлык итә. Үткәрелгән тикшеренүләр буенча Яндекс аналитиклары шундый нәтиҗәләргә килгән.

Революционер Мулланур Вахитов белән Бөек Ватан сугышы герое Газинур Гафиатуллин Татарстанда монументлар саны буенча гомумроссия рейтингында Сергей Киров белән Юрий Гагаринны узып киткән. Сугышлар өлешенә республикада куелган һәйкәлләрнең 2/3 өлеше туры килә.

Икенче урында сәясәт – дәүләт эшлеклеләренә, сәяси вакыйгаларга һәм оешмаларга куелган монументлар, алар 20 проценттан аз гына артык.

Өченче популяр тема – мәдәният, әдәбияттан дингә кадәр. Төбәктә куелган һәйкәлләрнең 8 процент чамасы аларга багышланган.

Аналитиклар ачыклаганча, Татарстанда һәйкәлләрне кешеләргә генә түгел, ә билгеле модель техникаларга да куялар. Республикада танк, самолет һәм пушка кебек хәрби техникага һәйкәл кую киң таралган. Гомумән Татарстан һәйкәлләр саны буенча Россия рейтингында 23нче урынны били. Иң күп сыннар, истәлек ташлары, стелалар һәм башка һәйкәлләр Мәскәү өлкәсендә, Мәсәкүдә һәм Краснодар краенда куелган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100