news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда иң күп түләнә торган сәнәгать вакансияләре рейтингы төзелде

«Татинтек» холдингы һәм Чаллы торба заводы эш тәкъдимнәре белән рейтинг лидерлары булды.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда югары хезмәт хакы 45 мең сумнан артык булган 7 сәнәгать вакансиясен сайлап алганнар. Рейтингны «Авито.Эш» сервисы экспертлары төзегән.

«Иң күп хезмәт хакы «Татинтек» холдингында һәм Чаллы торба заводында актуаль вакансияләр исемлегендә түләнә», — диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, рейтингка «ТАИФ-НК» нефть химиясе предприятиесендә эретеп ябыштыручы, ит ярымфабрикатлары һәм казылык продукциясе җитештерү буенча «Камский» предприятиесе вәкиле һәм КамАЗ заводына кранчы вакансияләре кергән. Бу вакансияләрдә хезмәт хакы 45 мең сумнан алып 70 мең сумга кадәр.

  • Татарстанда яшәүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 31,4 мең сум тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100