news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда иң күп һәм иң аз сөт савучы районнар мәгълүм - исемлек

Татарстан буенча һәр сыердан уртача 13,3 тонна сөт савылуы мәгълүм.

(Казан, 27 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада 3107 тонна сөт савып алына.

Күләм ягыннан беренче урынны Кукмара районы били. Биредә бүген 209,5 тона сөт савылган. Балтачта 183 тонна, Әтнәдә 167 тонна, Сабада 142,2 тонна, Актанышта 140 тонна.

Сөт күләме иң аз булган районнар исемлеген Чирмешән җитәкли. Биредә көн саен 15 тонна сөт савыла, диелә министрлык хәбәрендә. Менделеевск районында 16, 6 тонна, Кама Тамагында 21,2 тонна, Бөгелмәдә 22,4 тонна, Спаста 28,6 тонна.
Татарстан буенча һәр сыердан уртача 13,3 тонна сөт савылуы мәгълүм.  

news_right_1
news_right_2
news_bot